Казан трамвайлары схемасы

Казан
трамвайлары схемасы

концепт

map

Бу нинди схема?

2022 елның җәендә мин Илья Бирманның транспорт схемасы дизайны туранда китап укый башладым . Уку вакытында, мөстәкыйль эш сыйфатында мин Казан трамвайлары схемасын ясарга булдым. Мин Казан трамвайлары схемасын китаптагы дизайн һәм принципларны кулланып планлаштыра башладым. Мондый схемаларны төзү кагыйдәләрен һәм күрсәтмәләрен өйрәндем һәм трамвай картасын планлаштыра башладым.

Башта мин шәһәр картасын карадым һәм маршрутларны анализладым. Аннары мин схема прототибын буядым һәм шәһәр картасын тикшереп даими үзгәрешләр керттем. Акрынлап мин схемага кызыксыну нокталары, метрога күчү рәвешендә детальләр өстәдем. озак әзерләнгәннән соң, мин, ниһаять, Казан трамвайлары схемасын тәмамладым. Нәтиҗә минем өметләремнән артты

Автор

Руслан Фатыйхов

Сәлам, Мин дизайнер, Татарстаннан. Мин матур аңлаешлы схемаларны һәм яхшы шәһәр транспортын яратам